Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 гыйнвар 2023, 08:39

Җавап хаты озак көттермәде

Хәбиров Путинга мөрәҗәгать иткән иде.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу өчен Уфага килгәндә республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты.

Эшлекле сөйләшүдә Радий Хәбиров проблемалы мәсьәләләрне дә кузгатты һәм аларны хәл итүдә ил җитәкчесеннән ярдәм сорады.

Мәсәлән, Агыйдел шәһәрендәге аерым зона. “Анда Агыйдел елгасы ага. Ул Камага коя, ә Кама – Каспийга. Бу уңайдан дөнья базарларына юл ачыла. Сездән бу мәсьәләне Хөкүмәт белән берлектә эшләргә йөкләвегезне сорарга телим, чөнки анда техник-икътисади нигезләмә эшләргә кирәк. Монда Хөкүмәт ярдәме кирәк булачак”, – дигән иде ул.

Җавап озак көттермәде. Республика премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итүенчә, сөйләшүдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча федераль министрлыклардан җавап хаты килгән.

Русиянең Икътисади үсеш министрлыгыннан “Агыйдел” махсус икътисади зонасы булдыруга заявка бирү сроклары турында 30 гыйнварга кадәр мәгълүмат җибәрүне сораганнар.

Вице-премьер Татьяна Голикова илнең Сәламәтлек саклау министрлыгына җаваплы ведомстволар һәм Башкортстан хөкүмәте белән берлектә Уфада Сугыш ветераннарының республика клиник госпитале өчен яңа бина төзүне финанслау буенча доклад проектын әзерләргә кушкан. Бу эшне 1 февральгә кадәр башкарырга кирәк.

“Атна эчендә әлеге мәсьәләләр буенча җавапларны әзерләргә кирәк”, – диде Андрей Назаров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: