Сәясәт
20 гыйнвар 2023, 12:30

Очрашулар дәвам итә

Хезмәттәшлекне ныгыту максатында.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

20 гыйнварда Минскида Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федерациясенең Беларусия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Борис Грызловның эшлекле очрашуы булды.

Көн тәртибендә хезмәттәшлекне ныгыту һәм икътисадның төрле тармакларында үзара интеграцияләү каралды. Башкортстан башлыгы Беларусия белән күптәнге һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне билгеләп үтте. Соңгы елларда алар яңа динамика алдылар. Шулай итеп, ике якның хезмәттәшлеге турында килешүне актуальләштерделәр, юл картасын һәм даими эшләүче эшче төркем булдырдылар.

– Без килешүләребезнең ничек тормышка ашырылуын игътибар белән күзәтәбез. Бу шул исәптән товар әйләнешенең үсүенә китерә. Хәзер хезмәттәшлек гади товар алмашуда гына түгел, Беларусия һәм Башкортстан предприятиеләре арасында тирәнрәк интеграциягә күчсен өчен эшлибез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе шулай ук кайбер проектларның гамәлгә ашыру стадиясендә булуы турында сөйләде. Аерым алганда, «Уфа» индустриаль паркында «АМКОДОР» компаниясенең авыл хуҗалыгы техникасын чыгару буенча завод төзелеше башланды. Предприятиене Русия һәм Беларусия регионнарының X нчы форумы кысаларында ачарга планлаштыралар. Хезмәттәшлекне ныгыту өчен 2023 елның язында Уфа – Минск – Уфа туры авиарейслары эшли башлаячак.

Борис Грызлов билгеләп үткәнчә, быел Башкортстан башлыгы Русия төбәкләре җитәкчеләреннән беренче булып Беларусиягә килгән. Ә вәкиллекле бизнес-миссия визиты ике якның хезмәттәшлегенең икътисади күрсәткечләрендә уңай чагылыш табачак.

Илче шулай ук республикада үткәреләчәк регионнар форумын иң югары дәрәҗәдә оештырылачагына ышаныч белдерде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас