Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 гыйнвар 2023, 01:03

Зеленскийның яңа санкцияләр исемлегендә Башкортстаннан 4 кеше бар

Кемнәр алар?

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Украина Президенты Владимир Зеленский  Милли хәвефсезлек  һәм оборона советының санкцияләр турындагы карарын 198 кешегә карата гамәлгә кертте. Бу карар 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Указ Зеленский сайтында 15 гыйнварда дөнья күргән.

Санкцияләргә Башкортстанның 4 медиаперсонасы да эләккән: “Башкортстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директоры Рөстәм Зарафутдинов, РБК Уфа холдингының генераль директоры Равиль Ватолин, “Вся Уфа” каналының элекке директоры Азамат Янбирдин, Business FM радиостанциясенең Уфадагы генераль директоры Станислав Челнынцев. Моннан тыш, санкцияләрнең яңа исемлегендә Белоретта туып-үскән Русия журналисты Павел Зарубин, шулай ук билгеле спорт комментаторы Дмитрий Губерниев та бар.

Исемлеккә режиссер Андрей Кончаловский, продюсер Яна Рудковская, алып баручы Марина Ким, “СПАС” Беренче иҗтимагый православие каналы генераль директоры Борис Корчевников, алып баручылар Ангелина Вовк, Юлия Барановская һәм башкалар кергән.

Санкцияләр финанс активларны блокировкалауны, сату-алу операцияләрен чикләүне, Украина территориясе буенча оча, хәрәкәт итә  алмауны, кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүне тыюны, мәдәни алмашуларны, фәнни хезмәттәшлекне, күңел ачу тапшыруларын туктатуны, Украинаның дәүләт бүләкләрен тартып алуны күзаллый.

Әйткәндәй, былтыр республика Башлыгы Радий Хәбировка АКШ, Канада һәм Бөекбритания персональ санкцияләр салган иде. Үзенең зур интервьюсында төбәк Башлыгы мондый атакаларга ирония белән карыйм, дип белдерде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: