Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 гыйнвар 2023, 14:57

“Мортаза Рәхимов – Башкортстанның лаеклы улы”

“Мортаза Рәхимов – Башкортстанның лаеклы улы”
“Мортаза Рәхимов – Башкортстанның лаеклы улы”

1999-2008нче  елларда  республика хөкүмәте премьер-министры булган Рафаэль Байдәүләтов Мортаза Рәхимов белән  бергә эшләү дәверен искә алып:

“Миңа Мортаза Гобәйдулла улы белән озак еллар, әйтергә кирәк бәхетле еллар дәвамында эшләргә туры килде. Республиканы иң авыр чорда – 1993 елда – җитәкләп, ул аны алдынгы күрсәткечләргә алып чыкты. Халык чыннан да бик күпне эшләде. Башкортстанны Русиянең  әйдәүче төбәге итеп таныдылар, безнең хакта күп чит илләрдә белделәр.

Бик тырыш кеше иде ул! Һәрчак кешеләрнең тормышын ничек яхшыртырга икән дигән уйда йөрде.  Ниндидер районга чыкмаган атнасы юк иде. Республиканың төрле почмакларына барды. Анда ниләр эшләргә кирәклеген белеп, ачыклап, йөкләмәләр бирер иде. Без исә кичекмәстән эшкә тотына идек, чөнки беләбез: ул моны онытмаячак һәм мотлак рәвештә сораячак.

Ул команда җыя белде. Безнең коллектив бык эшчән һәм тырыш булды. Шәһәрләрдә генә түгел, республиканың иң ерак район-авылларында да торак һәм юллар төзелә, газ кертү бара иде.  Барлык процессларны да контрольдә  тотты, йөкләмәләрнең үтәлешенә таләпчән булды.

Мортаза Гобәйдулла улы авыл халкына аеруча игътибар бүлде. Ул авыл  хуҗалыгы предприятиеләрен саклады. Ельцинның совхозларны бетерү карарына карамастан,  ул үз указын булдырды – предприятиеләр  юридик  оешмалар буларак үзгәрсен, әмма калсын.  Авылны онытырга кирәкми, ярдәм итеп торырга кирәк дип гел әйтә килде. Шуңа газ кертү тулы көчкә барды, торак пунктлар газификациясен 86 процентка җиткереп, ил буенча беренче урынга чыктык. Юллар төзелешендә дә алдынгы урынга чыктык. Башкарылган эшләрне саный китсәң, күп инде. Шуңа ул  безнең хәтерләрдә халкыбызның лаеклы улы буларак калачак, беркем дә аның хезмәтен онытмаячак”.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: