Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 декабрь 2022, 12:12

Рөстәм Миңнеханов башкача президент булмый, диләр

Эх... Жәл...

kazanfirst.ru
kazanfirst.ru

Татарстан Дәүләт советының бер төркем депутатлары республика Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы закон проектын әзерләгән. Документта республика җитәкчесе вазифасын “президент” сүзеннән “башлык”ка үзгәртергә тәкъдим ителә.

Әлеге үзгәрешләр 414нче санлы Федераль законга ярашлы кертелә. Анда исә төбәк җитәкчеләре башлык яки губернатор дип кенә аталырга мөмкин диелгән.

Документ кабул ителсә, Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 1 гыйнварыннан “башлык”ка әйләнергә мөмкин.

Татарстан – илдә җитәкчесе “президент” дип аталган бердәнбер төбәк. Анда республика законына әлегә кадәр үзгәрешләр кертелмәде. Югыйсә, төбәк башлыкларын “президент” дип атауны 2010 елдан ук тыя башладылар. Әлеге башлангыч белән Чечен республика башлыгы Рамзан Кадыйров чыккан иде. Аның артыннан Бурятия, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Якутия, Адыгей, Дагыстан, Ингушетия, Кабарды-Балкар һәм Карачай-Черкес республикалары җитәкчеләре үз вазифаларын үзгәртте.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: