+17 °С
Болытлы
Конгресска сайлауларда республикачылар партиясе җиңү яулаган очракта АКШ башкача Украинаны финансламаячак. Бу хакта Республикачылар партиясеннән вәкилләр палатасы әгъзасы Маржори Тейлор Грин белдерә.
Айова штатының Су-Сити шәһәрендә сайлаучлар алдында чыгыш ясаганда, конгрессвумен Демократлар партиясе вәкилләре чынлыкта АКШның көньяк чиген киң итеп ачтылар, дип зарланды.
“Республикачылар вакытында Украинага бер цент та тәтемиячәк! Безнең илебез мөһимрәк”, – дип янаган ул.
Чыганак: lenta.ru