Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 октябрь 2022, 10:18

Путин Украинадагы махсус операциянең төп максатын атады

  Ул 24 февральдә   башланды.

m.delfi.lt
Фото:m.delfi.lt

РФ Президенты Владимир Путин “Валдай” Халыкара дискуссия клубының XIX утырышында Донбасста яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүне Украинадагы махсус хәрби операциянең төп максаты дип атады.

Утырышны алып баручы – “Россия в глобальной политике” журналының баш мөхәррире Федор Лукьянов Русия лидерыннан рәсми затларның ышандыруы буенча “планга ярашлы” махсус операциянең максаты нәрсәдән гыйбарәт булуы белән кызыксынды. Публицист фикеренчә, “җәмгыять планның нидән гыйбарәт булуын бигүк аңлап бетерми”.

“Мин операция башланган көнне үк безнең өчен иң мөһиме – Донбасска ярдәм итү? дип белдердем”, – диде Владимир Путин.

РФ Президенты инануынча, әгәр Русия башка төрле эш иткән булса, “Донбассның ике ягында” үзенең Кораллы көчләрен урнаштыра алмаган булыр иде. Моннан тыш, аның сүзләренчә, бүген Луганск халык республикасы “тулысынча азат ителгән”, Донецк халык республикасында исә “хәрби чаралар бара”.

Херсон һәм Запорожье өлкәләренең кушылуы һәм аларда үткәрелгән плебисцитларга килгәндә, Путин РФ Хөкүмәте җирле халыкның үз язмышын Русия белән бәйләргә теләвенә “каршы килә алмады” дип белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин быел 24 февральдә Украина территориясендә махсус хәрби операция башлануын игълан итте. Бу уңайдан 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация турында указ дөнья күрде.

Кичә Башкортстанда өлешчә мобилизация рәсми рәвештә тәмамланды: республика өчен билгеләнгән план үтәлде.

Аның 28 октябрьдә тәмамланачагын хәрби комиссар Михаил Блажевич алдан ук әйткән иде.  

Мобилизацияләнгән ир-егетләрне биш шәһәргә – Пенза, Саратов, Казан, Елань һәм Вольскида урнашкан уку частьларына  хәрби әзерлек үтәргә җибәрделәр. Аларның барысының да исән-имин өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтуын телик.

Чыганак: rbc.ru

Читайте нас: