Уфада “Башкортостан” дәүләт концерт залы бинасында илебез Президенты Владимир Путинның туган көне уңаеннан баннер-котлау пәйда булды. Бу фото белән Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры Данияр Абдрахманов уртаклашкан.
“Русия минем өчен – минем бар гомерем”. Баннер Уфа үзәгендә урнашкан. Русия Президентының илебез өчен мөһим тарихи моментта әйтелгән мөһим сүзләре”, – дип язган Данияр Абдрахманов.
Моңа кадәр ТАСС агентлыгы Владимир Путин туган көнендә – 7 октябрьдә – эшләячәк дип язган иде. “Аның эш чаралары планлаштырылган”, – дип хәбәр иткән бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
Чыганак: bashinform.ru