Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 сентябрь 2022, 11:25

Русия составына дүрт яңа территория керде

Тантана көтелә.

Русия составына дүрт яңа территория керде
Русия составына дүрт яңа территория керде

Тантана көтелә.

 

Русия Президенты Владимир Путин Херсон һәм Запорожье өлкәләрен бәйсез территорияләр дип тану турындагы указларга кул куйды, дип хәбәр ителә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында.

"Халыкара хокук принциплары һәм нормалары нигезендә, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставында беркетелгән халыкларның тигез хокуклылыгы һәм үзбилгеләнү принцибын танып һәм раслап, 2022 елның 27 сентябрендә үткән референдумда Херсон өлкәсе халкының ихтыяр белдерүен исәпкә алып, карар итәм: Херсон өлкәсенең суверенитетын һәм бәйсезлеген танырга", - диелә документта.

Икенче шундый ук указда Запорожье өлкәсенең суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында әйтелә.

Бүген Кремльдә Русия составына дүрт яңа территорияне – Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кертү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узачак. Анда Владимир Путин һәм парламентарийлар катнашачак.

Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләгәнчә, тантана 15.00 сәгатьтә башлана. Аның сүзләренчә, Русия составына керү турындагы килешүгә референдумнар узган барлык дүрт субъект вәкилләре белән кул куячаклар. Шул ук көнне Владимир Путин азат ителгән территорияләр башлыклары белән очрашу уздырачак.

 

Русия составына дүрт яңа территория керде
Русия составына дүрт яңа территория керде
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: