Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 сентябрь 2022, 18:26

Константин Толкачёв: Донбассны үз күзләрем белән күрдем

Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. 

war.denis-pushilin.ru
Фото:war.denis-pushilin.ru

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе  Президент Владимир Путинның мөрәҗәгатенә карата үз фикерен белдерде: 

–Күптән түгел генә Донбасска барган чакта андагы халыкның үзләрен Русия белән күзаллауларына  инандым. Алар үзләрен Русия өлеше дип саный, аның белән киләчәкләрен, тыныч тормышны тергезүгә өметләрен бәйли. Донбасс төбәкләрендәге референдум реаль хәлләрне юридик рәвештә теркәргә тиеш. Украина составында үткәргән  еллар аларга бернинди яхшылык та китермәде. Киев властьлары һәм олигархлар  халыкны кайгыртмыйча Донбасс территорияләреннән нәрсә мөмкин – барын да алды.  Ахыр чиктә бу сәясәт   террор һәм геноцид дәрәҗәсенә җитте. Хәзер оператив рәвештә референдум үткәрү, аны үтә күренмәле оештыру, барлык гражданнарның катнашу мөмкинлеген тәэмин итү  мөһим. Бу очракта сүз Донбасс территорияләрендәгеләр турында гына бармый, күченеп килүчеләр дә күз уңында тотыла. Безнең республикада аларның саны меңнән арта. Алар өчен Стәрлетамак районында һәм Уфада тавыш бирү пунктлары оештырылачак. Моннан тыш, күченеп килүчеләр урында тавыш бирә алсын өчен  алар яшәгән барлык муниципалитетларга чыгачаклар.

Дәүләт Җыелышы, әлбәттә, Президент кабул иткән карарларны хуплый. Алар  бихисап, шул исәптән  законнар чыгару киңлегендәге мәсьәләләрне хәл итүне күзаллый. Безгә законнарны бүгенге чынбарлыкка ярашлы итеп үзгәртергә, икътисадта тотрыклы ситуацияне тәэмин итәргә, барлык категория гражданнарга, ә иң элек якланмаган һәм аз тәэмин ителгәннәргә  карата ярдәм чаралары турында карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Хәрбиләр һәм аларның гаиләләрен аеруча кайгыртырга кирәк, – диде Константин Толкачёв. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: