Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 сентябрь 2022, 09:25

Сайландылар

Бу атнада Бердәм тавыш бирү көнендә үткән сайлауларның нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

Бу атнада Бердәм тавыш бирү көнендә үткән сайлауларның нәтиҗәләрен игълан иттеләр. 9-11 сентябрьдә – өч көн буена – илнең 85 төбәгенең 82сендә төрле дәрәҗәдәге 4,7 меңнән күбрәк сайлау кампаниясе үтте.

Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова әйтүенчә, тавыш бирү көннәрендә җитди тәртип бозулар теркәлмәгән. Барлыгы 30 меңнән күбрәк кандидат сайланган. Илнең 6 төбәгендә урындагы закон чыгаручыларның яңа җыелышлары тупланды. 15 субъектта төбәк башлыклары сайланды: 14ендә гражданнар турыга тавыш бирде, ә Адыгеяда республика җитәкчесен парламент билгеләде.

Төбәк башлыкларын сайлауга килгәндә, эшләп килүче губернаторлар яки бу вазыйфаны вакытлыча башкаручылар җиңеп чыкты. Аларның икесе үзен үзе күрсәтүче булса, калганнары – “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре. Араларында иң күп тавышны Бурятия җитәкчесе Алексей Цыденов җыйды: аның өчен сайлаучыларның 86,23 проценты тавыш бирде. Иң түбән күрсәткеч Удмуртия башлыгы Александр Бречаловта – 64,37 процент. Иң актив сайлаучылар Тамбов өлкәсендә теркәлгән.

Башкортстанда да район һәм авыл советлары депутатларын сайлаулар үтте. 25 районда һәм шәһәр округында барлыгы 61 депутат мандаты өчен 216 кандидат көч сынашты. Алар өчен сайлаучыларның 39,26 проценты тавыш биргән.

Караидел, Күгәрчен, Чишмә районнарында авыл советларына өстәмә сайлаулар узды. Аларның нәтиҗәләре буенча 10 мандатны – “Бердәм Русия” вәкилләре, 1не – КПРФ һәм 1 урынны үзен үзе тәкъдим итүче алды.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров сайлауларда җиңүчеләрне котлады һәм “Бердәм Русия”нең нәтиҗәләрен нигезле дип бәяләде. Партия һәрвакыт кешеләр белән бергә булды, пандемия чорында волонтерлык эшен актив оештырды, дип билгеләде ул.

Хәзер инде, аның әйтүенчә,  2023 елда үтәсе Дәүләт Җыелышы –Корылтайга сайлауларга әзерләнә башларга кирәк.

Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин бу юлы онлайн тавыш бирде. Бу төр тавыш бирү бик уңайлы икән, диде ул. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: