Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 сентябрь 2022, 09:38

Владимир Путин Аскын егетләрен бүләкләде

РФ Президенты указы белән...  

Владимир Путин Аскын егетләрен бүләкләде
Владимир Путин Аскын егетләрен бүләкләде

РФ Президенты указы белән...

 

РФ Президенты Владимир Путин указы белән Аскын районында туып-үскән якташларыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Украинада барган махсус хәрби операция вакытында кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән Петропавловка авылы егете – хәрби Данил Болкисев – Жуков медале белән бүләкләнде. Әлеге вакытта ул Казан танк училищесында укый.

Ә  Чишмә-Уракай авылы егете, кече сержант Илдар Ибраһимов, Ватан иминлеген саклауда күрсәткән батырлыклары өчен Суворов медалена лаек булды. 15 ел хәрби хезмәт стажына ия егет, реабилитация үткәч, махсус хәрби операция зонасына кабат юл алачак.

 “Бу егетләрне безнең районда яхшы беләләр. Алар икесе дә бик актив һәм кыю Ватан сакчылары. Илдар Ибраһимов озак еллар иминлек саклау органнарында эшләде. Аның белән бергә милиция, аннан соң полиция органнарында хезмәт иткән иптәшләре Илдарны гадел, ярдәмгә мохтаҗларны аңлап, ярдәм итәргә омтылып торучы ир-егет буларак бәяли.

Данил Болкисев — шулай ук Ватанны саклау бурычын сайлаган әдәпле, акыллы егетебез. Районыбызга кайту белән без аны укучылар янына очрашуга чакырачакбыз. Егетләребез белән без чын-чынлап горурланабыз һәм аларга уңышлар телибез!” — ди Аскын районы башлыгы Динис Йосыпов.

Данил Болкисев укыган Петропавловка урта мәктәбе директоры Ирек Кадыймов белдерүенчә, ул бөтен республикабыз һәм Русия яшьләре өчен үрнәк булып тора.

“ Актив гражданлык позициясенә ия чын патриот тәбрияләвебез белән мәктәбебез горурлана. Тулы булмаган гаиләдә үскән гади авыл егете үсеп килүче яшь буын өчен зур үрнәк, якты мисал. Уку елларында Данил мәктәптә төрле чараларда актив катнашты, спорт белән шөгыльләнде, музыка белән мавыкты, хәтта үзе җырлар да иҗат итте. Бик иҗади рухлы егет ул. Кечкенәдән гаделлек яклы булды, үзен чын патриот итеп таныта килде”, — ди Ирек Кадыймов.

Әйткәндәй, Башкортстаннан махсус операциядә катнашучы, шул исәптән Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарда хезмәт итүче хәрбиләрнең гаиләләренә һәм якыннарына ярдәм оештырылган.

Владимир Путин Аскын егетләрен бүләкләде
Владимир Путин Аскын егетләрен бүләкләде
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: