+18 °С
Болытлы
Мин барлык 55 мең беренче сыйныфка баручыларның һәр иртәдә яраткан укытучылары һәм үзләренең дуслары белән очрашып сөенүләрен телим. Башкортстанның барлык 500 мең укучылары – лаеклы укыгыз һәм үзегезгә дөрес юл сайлагыз. Башкортстанда 200 мең егет һәм кыз югары уку йортларында һәм колледжларда белем ала – барыгызга да яхшы укып, чын кешеләр булуыгызны телим! Балаларны да, ата-аналарны да, аерым – педагогларны да! – уку елы башлану белән котлыйм, дип язды Радий Хәбиров.
Фото: gorobzor.ru