АКШ Русия белән кайсыбер транзакцияләрне рөхсәт итте. Санкцияләр тезгенен “бушайту” ашламалар, азык-төлек, чәчү материаллары, дарулар һәм медицина корылмаларына кагыла. Бу хакта Амеркианың финанслар министрлыгы хәбәр итә.
Моннан ары авыл хуҗалыгы товарлары һәм корылмаларны, дарулар, медицина эшләнмәләрен, шулай ук аларга запас частьларны җитештерүгә, әзерләүгә, сатуга, кайтаруга (илтеп җиткерүгә) кагылышлы транзакцияләр рөхсәт ителә.
Тагы да коронавирусны профилактикалау, аны ачыклау яисә дәвалауга бәйле транзакцияләргә карата чикләүләр дә бушайтылды. Бу клиник медицина тикшеренүләре һәм башка медицина сынауларына да кагыла.
2 июньдә АКШның Финанслар министрлыгы америкалыларга пенсияләр түләү белән бәйле транзакцияләрне Русиягә каршы кертелгән санкцияләрдән чыгарды.
Чыганак: lenta.ru