Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 июнь 2022, 13:57

Депутатлар халыкка якынмы?

Ничек уйлыйсыз?

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 30 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Корылтайның 45нче утырышында катнашты. Бу парламентның язгы сессиясендә соңгы җыелу булды.

Төбәк җитәкчесе депутатларның эшчәнлегенә карата рәхмәт сүзен җиткерде.

“Җиңел чор булмады. Шулай да дәүләт властеның бар органнары бердәм эшләү нәтиҗәсендә без республиканың үсешен тәэмин итә алдык, – диде Радий Фәрит улы. – Парламентта төрле сәяси көчләр бар. Без бу авыр чорны бергә үтәбез. Киләчәктә дә, бергә алга барырбыз дип ышанам”.

Төбәк җитәкчесе депутатларга республика халкы белән актив диалог алып баруны дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Бигрәк тә көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәм кулы сузарга кирәк дип билгеләде ул.

Әйткәндәй, бу фикерен Радий Хәбиров еллык Юлламаларында да әйтеп килә. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: