Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев бүген Уфада үтүче Медиаҗыенда “Башкортстанда массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итүнең мөһим дәүләт бурычы булуын” билгеләде.
“Быел республика санлы медиа мәктәбендә укулар дәвам итәчәк. Аерым алганда, апрель аенда ике махсус курс үткәрелде: Telegram-каналлар платформасында контент булдыру буенча журналистларны укыту, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен мәгълүмат тарату өлкәсендәге законнардагы яңалыклар буенча укыту.
Медиафорум эшендә республиканың барлык районнарыннан 600дән артык делегат, шул исәптән дәүләтнеке булмаган массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша.
Бу - медиа-тарихта Башкортстанның барлык журналистларын берләштерә торган беренче зур форум.