Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 июнь 2022, 16:35

Иң булдыклы вәкилләргә – бүләкләр

  “Медиаҗыен”да кемнәрне билгеләделәр?

Иң булдыклы вәкилләргә – бүләкләр
Иң булдыклы вәкилләргә – бүләкләр

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Уфада  “Торатау” Конгресс-холлында  үткән  медиаҗыенда  башкалада  үткән зур вакыйгалар – Бөтендөнья  Фольклориадасын, гомумрусия чараларын федераль һәм халыкара дәрәҗәдә яктырткан өчен республиканың барлык мәгълүмат чараларына, БР матбугат  агентлыгына рәхмәт белдерде. Ул ассызыклавынча, фольклориада медиакейсы Русиядә җәмәгать элемтәләрен үстерү өлкәсендә 1нче премияне алган.

     Башкортостан Башлыгы тармакның иң яхшы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Башкортстанның Мактау грамотасын Радия Хәбиров кулыннан БР Башлыгы матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсенең дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген яктырту бүлеге киңәшчесе Зөлфия Рәхмәтуллина алды. «Башкортстан» гәзитенең  баш мөхәррире Вәдүт Исхаков, “Вечерняя Уфа”  гәзите  корректоры Элина Голова, “Юлдаш” радиосының “Яңалыклар” бүлеге комментаторы Гүзәл Ситдыйкова, “Спутник ФМ” радиосының баш продюсеры Трофим Татарников,  ”Өмет "  гәзите  хәбәрчесе  Руфина Таҗиева атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары  хезмәткәрләре булдылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: