Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 июнь 2022, 16:00

Алексей Николов: “Хәзер мәгълүмат һәр урында, һәр җирдә, һәр секундта алына”

Алексей Львович фикерләре белән уртаклашты.

Алексей Николов: “Хәзер мәгълүмат һәр урында, һәр җирдә, һәр секундта алына”
Алексей Николов: “Хәзер мәгълүмат һәр урында, һәр җирдә, һәр секундта алына”

Башкортстан киң мәгълүмат чаралары “Медиаҗыен”ының “Заман журналистикасы” секциясендә төп спикер буларак “Russia Today” телеканалының генераль директоры Алексей Николов чыгыш ясады.

Алексей Львович  бүгенге шартларда мәгълүмат алу үзенчәлекләре турында фикерләре белән уртаклашты.

 - Әгәр элек без мәгълүматны башлыча сурәтләр, текст аша алсак, 2,0 челтәре һәм социаль челтәрләр барлыкка килү белән мәгълүмат агымы даръя, хәтта җиһан тиклемгә әйләнде. Хәзер мәгълүмат һәр җирдә, һәр урында, һәр секундта алына, - дип билгеләде ул.

Шундый шартларда дөреслекне ялганнан аеру, кирәкле,  мөһим мәгълүматны файдасызыннан аеру бик тә мөһим. Спикер аерым мисаллар ярдәмендә мәгълүматның дөрес яки ялган булуын раслау, ачыклау алымнарына тукталды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: