Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 Май 2022, 12:02

ЛДПР партиясен кем җитәкләр?

32 елга беренче тапкыр яңа рәис сайлана.

ren.tv
ren.tv

Бүген, 27 майда, ЛДПР партиясе чираттан тыш XXXIV съездын үткәрә.

Анда партиянең яңа рәисе сайланачак. Бу – 32 елга беренче тапкыр яңа җитәкче булачак дигән сүз. Яңа рәис яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана.

Исегезгә төшерәбез, ЛДПР лидеры һәм Дәүләт Думасында партия фракциясен җитәкләүче Владимир Жириновскийның гомере озайлы авыр чирдән 6 апрельдә өзелде.

Аның үлеменнән соң ЛДПРның Думадагы фракция вазифаларын башкару Леонид Слуцкийга йөкләтелде. Партия рәисе итеп Слуцкий сайланырга мөмкин дигән фаразлар да бар. Карап карарбыз инде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: