Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 Май 2022, 18:59

Үзбәкстанда эшлекле килешүләр төзелә

 Андрей Назаров: "200 млн. долларлык 19 инвестиция килешүенә кул куелачак".

Үзбәкстанда эшлекле килешүләр төзелә
Үзбәкстанда эшлекле килешүләр төзелә

18 майда Башкортстанның рәсми делегациясе Үзбәкстанга эш сәфәре белән барды.

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров:

- Безнең делегация составында Үзбәкстанга килгән Башкортстанның 96 эре, урта һәм кече предприятиесе партнерлар белән актив рәвештә сөйләшүләр алып бара. Бүген яңа партнерларыбыз белән 200 млн. долларлык 19 инвестиция килешүенә кул куярга планлаштырабыз. Бу проектларны оператив һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм яңаларын җәлеп итү өчен без үзебезнең сәүдә вәкилләрен Башкортстан Республикасының Үзбәкстандагы офисына җибәрәбез. Хезмәткәрләр бизнесменнар һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлеген оештыру белән шөгыльләнәчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: