Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 Май 2022, 18:29

"Яңа горизонтлар" марафоны башланды

Интернетта ул 20 миллион карау җыйган.

"Яңа горизонтлар" марафоны башланды
"Яңа горизонтлар" марафоны башланды

"Яңа горизонтлар" мәгърифәт марафоны интернетта 20 млн. нан артык карау җыйган. 17 майда Русия «Белем» җәмгыяте оештырган «Яңа горизонтлар» федераль марафоны старт алды. Чара 17 майдан 19 майга кадәр Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләрендә биш мәйданчыкта уза.

Марафонда катнашучылар Русиянең технологик, фәнни һәм цифрлы үсеше, аның дөнья тарихындагы роле, спорт җиңүләре, финанс һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары турында фикер алышалар. "Яңа горизонтлар «федераль марафоны — 220 сәгатьтән артык мәгърифәтчелек контенты, 200дән артык остазлар чыгышын үз эченә алган.

Спикерлар арасында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, бизнес, фән, мәдәният, спорт лидерлары бар. Башкортстан халкы һәм тагын 20 миллион русияле интернетта марафонның беренче көне трансляциясен караган. Марафонны Русия Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко башлап җибәрде. Лекция программасын Русия Президенты матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков ачты, ул «Мәгълүмат сугышлары. Кагыйдәләрсез уен" дигән темага сөйләде. Русия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров үз чыгышында "Күп полярлы дөнья. Русия дөнья тарихының яңа борылмасында" дигән теманы ачты.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: