Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2022, 10:39

Сибайның элекке мэры Афзаловны ни өчен күтәрәләр?

Яңарак Рөстәм Афзалов министр булып башкалага күчте.

newsbash.ru
newsbash.ru

Исегездәдер, республикада эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетлары бар иде. Әмма, яңарак аларны берләштереп, яңа министрлык төзеделәр, һәм Сибайның элекке мэры Рөстәм Афзаловны аңа җитәкче итеп куйдылар. Ни өчен?

“Минемчә, Афзалов “тяжеловес”, – дип аңлатты республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Ул Сибайда яхшы гына эшләде. Бәлки, хаталанган чаклары да булгандыр, ләкин ул эшләгәндә шәһәр алга китте, кешеләрнең аңа мөнәсәбәте начар булмады”.  

Димәк, мондый кешегә җитди бурычлар йөкләргә була дигән фикердә Радий Фәрит улы.

“Хакимият башлыгының эше шундый: шунда ук кешенең нинди икәнлеге күренеп тора. Йомгаклап әйткәндә, Афзалов үсте дигән карарга килдем һәм аңа үзен яңа министрлык җитәкчесе итеп сынап карарга тәкъдим иттем,” – ди төбәк Башлыгы.

Ә эшкуарлык белән туризм өлкәләрен берләштерүне ул аларның бер-берсе белән янәшә баруы белән аңлатты.

“Туризм инфраструктурасын эшкуарлык ярдәмендә үстерергә кирәк, – ди Радий Хәбиров. – Әлегә кадәр ике бәләкәй комитет эшләп килде. Туризм буенча дәүләт комитетында 14 кеше эшләде. Бу бит бик аз. Алар нәрсә генә эшли алды? Бернәрсә дә”.

Шуңа, ике өлкәне кушып, аларны бер кулга тапшырырга карар ителгән.  

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: