Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2022, 10:31

Финляндия белән чикне ныгытырга туры килмәгәе

Скандинавиянең бу иле НАТОга керергә тели.

Финляндия белән чикне ныгытырга туры килмәгәе
Финляндия белән чикне ныгытырга туры килмәгәе

Финляндия НАТОга кергән очракта Русия фин чигендә гаскәрләрен нгытачак. Бу хакта Федерация Советының оборона буенча комитет башлыгы Виктор Бондарев үзенең Телеграм-каналында язып чыкты.

“Әгәр Финляндиянең безгә үтә дә якын территорияләрендә НАТОның һөҗүм итә торган һәм басымлы кораллары урнашачак икән, без чикләрне ныгытачакбыз, гаскәрләр санын арттырачакбыз. Русия иминлегенә  берни янамый”, – дип ышандырды ул.

Бондарев фикеренчә, Финляндия һәм Швеция Төньяк-Атлантика альянсына керергә “әллә ни теләк белдерми иде”, әмма АКШ Скандинавиянең бу илләренә ныклы басым ясый. “Әле исә алар финнарны кысты”, – дип өстәгән ул.

Русия Украинада махсус хәрби операция башлагач,  Финляндия белән  Швеция  НАТОга керү нияте хакында хәбәр иттеләр. Швециянең 17 майда заявка бирүе ихтимал.  Финляндиянең тышкы икътисади ведомствосы башлыгы Пекка Хаависто  сүзләренчә, алар заявканы18 майда бирергә мөмкиннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Фото: Михаил Голенков / РИА Новости

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: