Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 апрель 2022, 13:54

"Тарих ахыры?”

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә түбәндәге эчтәлекле пост урнаштырды.

"Тарих ахыры?”
"Тарих ахыры?”

 

“Туксанынчы еллар башында Америка футурологы Фрэнсис Фукуяманың “Тарих азагы һәм соңгы кеше” текстлары бик популяр иде. Хәзер Америка галиме чыгарган нәтиҗәләргә аеруча кызык тоела. 
Ул 1989 елда ук “Тарих ахыры?” дигән мәкаләсен яза. Нәкъ сорау билгесе белән. Фукуяма позициясенең асылы шунда: кешелек җәмгыяте тарихы Советлар Союзы һәм бөтендөнья социализм системасы таркалу белән тәмамлана. Һәм, шуңа бәйле рәвештә, идеологияне һәм сәяси системаны җиңгән либераль демократия чоры башлана. Фукуяма өчен “тарих азагы” – Көнбатышның, аның кыйммәтләренең һәм яшәү рәвешенең триумфы, аңа беркем дә чакыру ташлый алмаган чор. Философ фикеренчә, дәүләтләр арасында конфликтлар бүтән булмаячак, чөнки либерализм хәрби характерлы түгел һәм социаль-икътисади рәвеше бер булган илләр үзара сугышырга теләмәячәк. Дөрес, ул перифериядә, “өченче дөнья” илләре арасында конфликтлар булырга мөмкин, дип фаразлаган иде. Әмма алар тарихи әһәмияткә ия булмаячак. 
Әлбәттә, Фукуяма язган вакыт контекстын исәпкә алырга кирәк. Көнбатышта салкын сугышта җиңүдән эйфория хөкем сөрә. Әмма чынбарлык аның идея проектларын шактый тиз җимерде. Шул вакытта ук тәнкыйтьчеләр Фукуяманың Көнчыгыш цивилизациясе, Кытай, Ислам дөньясы потенциалына игътибар итми, дип билгеләде. Бүген без Русиянең дә, Көнбатыш Европа илләре кебек АКШ фарватерына иярергә җыенмавын күрәбез. Без – үз тарихи миссиясе булган уникаль цивилизация. Соңыннан Фукуяма үз хаталарын өлешчә таныган, хәер, элеккечә үк либераль доктринаның тарихи җиңүенә ышана. 
Минем бүген шуны билгеләп үтәсем килә: без Көнбатышның санкцияләренә һәм сәяси басымына гына түгел, ә аның интеллектуаль конструкцияләренә дә каршы торырга тиеш. Аларның күбесе Русия өчен лаеклы киләчәкне күрми. Өстәвенә, Русия иҗтимагый фикеренең альтернатива сыйфатында тәкъдим итәр нәрсәсе бар. Тик бу хакта башка вакытта язармын".

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: