Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 апрель 2022, 18:05

Макрон калырмы?

Франциядә бүген президент сайлауларының икенче туры бара.

Макрон калырмы?
Макрон калырмы?

Франциядә бүген Президент сайлауларының икенче туры бара. Икенче тапкыр биш еллыкка сайлану өчен бу илнең президенты Эммануэль Макрон көч сынаша. Аның көндәше - уң популяристлар лидеры Марин Ле Пен.

Алар 5 ел элек үткән сайлауларның икенче турында очрашканнар иде. Ул чакта Макрон, оппозиция вәкиле буларак, ышанычлы җиңү яулады. Хәзер дә, сораштырулар буенча, аңа тавыш бирүчеләр күбрәк булырга охшаган, шулай да кандидатлар арасында аерма бик зур түгел.

Сораштырулар буенча, уртача алганда, Макрон, 55 процент тирәсе тавышка дәгъва итә алыр, диләр. Күп кенә Европа лидерлары Макронны хуплады, чөнки Ле Пенның җиңүе ЕСка зыян китерер дип шик белдерделәр.

Алар шулай ук аны Русия Президенты Владимир Путинга карата яхшы мөнәсәбәттә булуын да охшатмыйлар. Чөнки Ле Пен Русиянең Украинада хәрби операция үткәрүен хупламаса да, Мәскәү белән хезмәттәшлекне дәвам итү яклы.

Фото: forum.rusbeseda.org

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: