Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 апрель 2022, 13:08

Яңа вазифалы булдылар

"Беренче көннән үк сорый башлыйм", – дип кисәтте төбәк җитәкчесе. 

https://bash.news
https://bash.news

Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кадрлар үзгәреше үткәрде.

Ул имзаланган указга ярашлы, әлегә кадәр вице-премьер булган  Азат Бадранов республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары итеп тәгаенләнде. Ул иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр буенча эш алып барачак.

Республиканың финанслар министры Лира Игътисамовага да өстәмә эш – вице-премьер вазифасы йөкләнде. Ул социаль блок өчен җавап бирәчәк.

Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров Башкортстан башлыгы хакимиятенә эшкә күчә. Ул төбәк җитәкчесенең ярдәмчесе булачак.

Ә министр бурычларын әлегә кадәр урынбасар вазифасында булган Нияз Фазыйлов башкарачак.

Тагын бер яңалык: республикада туризм һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитетларын берләштереп, аерым министрлык төзелде. Аны Сибай шәһәренең элекке мэры Рөстәм Афзалов җитәкләячәк. Аңа кадәр ул биш ел Сибай шәһәре хакимиятендә эшләде.

Сибай хакимияте башлыгы вазифаларын әлегә кадәр Афзаловның урынбасары булган Гүзәл Афзалова башкарачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: