Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 апрель 2022, 14:10

Сибай башлыгы хөкүмәткә күчте

Радий Хәбиров Сибай шәһәр советы утырышында катнашты.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Сибайга эш сәфәре кысаларында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шәһәр округы Советы утырышында катнашты.

Шәһәр советы депутатлары Рөстәм Афзаловның муниципалитет башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирде. Әлеге вазифа бурычлары моңа кадәр Сибай хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән Гүзәл Ишемголовага йөкләтелде.

Төбәк җитәкчесе Рөстәм Афзаловка шәһәр мэры вазифасында башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, аның идарә сыйфатларына республика дәрәҗәсендә ихтыяҗ булачак.

Республика җитәкчесе соңгы елларда Сибайның динамик рәвештә үсүен билгеләде. Шәһәрдә яңа сәнәгать һәм социаль объектлар сафка бастырылды. Республика алга таба да шәһәрлеләрнең иминлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Рөстәм Әхмәткәрим улы Афзалов дәүләт өлкәсендә җитди эш мәктәбе узып, муниципалитет башлыгы вазыйфасында шактый эшләр башкарган. Шуңа күрә аны яңа эшкә чакырырга карар итүен белдерде Радий Хәбиров.

- Сибай хаклы рәвештә Башкортстанның Урал аръягы башкаласы булып санала, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Халык белән бергә без предприятиеләрне һәм учреждениеләрне, транспорт инфраструктурасын, җәмәгать киңлекләрен, социаль инициативаларны үстерү буенча җитди планнарны гамәлгә ашырабыз. Шәһәр халкы ярдәме белән яңа хакимият башлыгы бу эшне дәвам итәр дип ышанам.

Рөстәм Афзалов, үз чиратында, Сибай халкына муниципалитет белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.

Шәһәр советы утырышы ахырында Радий Хәбиров кабул ителгән карарлар өчен депутатларга рәхмәт белдерде һәм Рөстәм Афзаловка күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортостан Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: