Кыргызстан властьлары Таҗикстан белән чиктәш районнардан 600дән артык кешене эвакуацияләгән. Ике дәүләтнең чиктәш авыллары тирәсендә чик сакчылары арасында низаг чыккан. Бу хакта Кыргызстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. “Баткен өлкәсенең чиктәш авылларыннан барлыгы 644 кеше чыгарылган”, – диелә хәбәрдә.
Ведомство хәбәр итүенчә, хәвефсез урыннарга башлыча хатын-кызлар, картлар һәм балаларны чыгарганнар. Аларның барысын да вакытлыча пунктларга урнаштырганнар. Әлеге вакытта алар акрынлап өйләренә кайта башлаган.
Ике дәүләтнең чик сакчылары арасындагы низаг кичә, 12 апрельдә теркәлгән. Чәршәмбегә каршы төндә ике як та каршылыклы зонадан өстәмә көчләр һәм техниканы кире бору турында турында килешкән. Кыргызстан ягы хәбәр итүенчә, җәнҗал вакытында республикада яшәүче – ике, Таҗикстанда яшәүче бер кеше яраланган.
Чыганак: tass.ru