Иранның Farda басмасында Европага ничек ачлыкка дучар булмаска икәнлеген язып чыкканнар.
Басма материалда язылганча, Русия газыннан һәм игененнән баш тарту континент халкына ачлык белән яный.
Шушы сәбәпләрне анализлап, Farda Русиягә каршы кертелгән санкцияләрне я йомшарту, я бөтенләй бетерүне фаразлый, шулай ук Иранга каршы чикләүләрне дә бетерерләр дип өметләнә. “Югарыда язылган проблемаларны һәм Европа өчен аларның кискен әһәмиятен искә алганда, европалы сәясәтчеләргә һәм хөкүмәткә, бәлки, якын арада ук «принципларын читкә куеп торырга туры килер»”, – диелә материалда.
Статьяда шулай ук Польшаның элекке премьер-министры Дональд Туска фаразларын да искә төшерделәр. Ул Украинада чәчү кампаниясе өзелгән һәм илгә Русия игене кертелми башлаган хәлдә ипи бәясе 4 тапкырга артачак дигән иде. Материал авторы фикеренчә, шушы ук проблемалар Европаның башка илләренә дә яный. Русия газын сумнарга сатып алудан баш тарту сәбәпле ягулыкка хаклар артуын тагын бер җитди хәвеф дип атыйлар.
28 мартта БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасында (FAO) Украинадагы көрчек сәбәпле аерым илләр өчен “коточкыч ачлык” яный дип хәбәр иттеләр. Белгечләр шулай ук төп азык-төлек җыелмасына бар дөнья буйлап хаклар артуын дә белдерде. FAO оешмасының азык-төлек көрчеге һәм гадәттән тыш хәлләр буенча идарә төркеме җитәкчесе Лука Руссо сөйләвенчә, Әфганстан, Йәмән, Сахель һәм Африка Мөгезе илләре өчен ачлык куркынычы бар.
Чыганак: lenta.ru