Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 апрель 2022, 01:28

Русияне биолабораторияләр уратып алган

Куркыныч заманда яшибез...

Shutterstock
Фото:Shutterstock

Кремльдә Русияне биологик лабораторияләр уратып алганны раслаучы мәгълүматлар бар. Бу хакта президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итә.

“Бүгенге көндә без  Пентагон финанслаган программа кысаларында, Русия тирәли, шул исәптә Белоруссия тирәли дә биолабораторияәр челтәре булдырылган дигән мәгълүматларга ия”, – дип аңлата ул.

Кремль вәкиле сүзләренчә, лабораторияләрдә хәвефле патогеннар, вируслар, микроблар гына өйрәнелсә бер хәл, аларда этник бологик коралның яңа төрләрен уйлап чыгару проектлары да өйрәнелгән.

“Бу үтә дә куркыныч,  хәвефле корал”, – дип өсти Песков.

Әйткәндәй, моңа кадәр  БМОның Женевадагы Бүлегенең  Русия даими вәкиле Геннадий Гатилов Германиянең Украинада шәхси хәрби-биологик программасын гамәлгә ашыруны раслаучы документлар бар дип  хәбәр иткән иде.

1 апрельдә Русия якынча мәгълүматлар буенча Украинада эшләп килгән хәрби-биологик лабораторияләр хакындагы яңа хәбәрләрне БМОда таратты.

24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донбасстагы махсус операция турында игълан итте. Шул рәвешле,  Русия Донецк һәм Луганск халык республикалары җитәкчеләренең хәрби ярдәм турындагы үтенечләрен канәгатьләндерде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: