Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтайның ике депутаты вакытыннан алда парламенттан китә.
“Бердәм Русия” депутатлары Александр Андреев һәм Раил Фәхретдинов депутатлык вәкаләтләрен бушату турында гариза язды, – ди төбәк парламенты рәисе Константин Толкачев. – Александр Андреев үз теләге буенча китә. Ә Раил Фәхретдинов сәламәтлеге буенча шундый карар кабул итүен әйтте”.
Исегезгә төшерәбез, Александр Андреев – торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет составында, Раил Фәхретдинов сәнәгать, инновацияләр үсеше, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитетта эшләде.