Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 март 2022, 12:15

Радий Хәбиров: “Без бирешмәячәкбез, монда шик юк”

Иң мөһиме - яшәү дәрәҗәсен кимүгә юл куймау.

Радий Хәбиров: “Без  бирешмәячәкбез, монда шик юк”
Радий Хәбиров: “Без бирешмәячәкбез, монда шик юк”

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның 42 нче утырышында төбәк башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында, илебезгә каршы моңарчы күрелмәгән икътисади, мәгълүмати сугыш бара, диде.

«Бүген без сезнең белән яңа шартларда  эш итәбез.  Безнең күз алдыбызда барлык  глобаль икътисади, дөнья финанс системасы, энергетика һәм чимал ресурслары базарын бүлешү  бара. Көнбатыш дөньясы белән мөнәсәбәтләр җитди катлауланды. Шул ук вакытта күп кенә илләр  Русия тарафыннан үткәрелгән  сәясәтне хуплый. Безнең ышанычлы союздашларыбыз бар.

Без  бирешмәячәкбез,  монда шик юк. Русиядән башка дөнья икътисады, фәне, мәдәнияте юк һәм булмаячак. Күп  партнерларыбыз кире  кайтачак. Илебез  үз чикләреннән хәрби куркынычны  читкә алачак.  Үзенең тышкы сәяси позицияләрен саклап калачак. Хәзер иң мөһиме – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе, керемнәре  кимүгә,  предприятиеләр ябылуга, эшсезлек үсешенә юл куймаска», - диде Радий Хәбиров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: