Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 март 2022, 20:50

Бүгеннән Ратмир Мәүлиев - Уфаның рәсми мэры

"Шәһәр белән идарә итүдә кулланылган алымнарны үзгәртер вакыт җитте". 

Валерий Шахов.   bashinform.ru
Фото:Валерий Шахов. / bashinform.ru

Бүген Уфа шәһәр Советының чираттан тыш утырышында хакимият башлыгы вазифасын башкаручы Ратмир Мәүлиев  рәсми рәвештә республика башкаласының мэры итеп билгеләнде.

Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифасын башкаручы Урал Килсенбаев конкурста катнашыр өчен 8 кандидат документларын тапшырган иде дип сөйләде. Алар арасыннан Ратмир Мәүлиевтан башка сити-менеджер постына конкурста катнашуга “102 тендер.ру аутсорсинг агентлыгы” директоры Азамат Галин, “Уфагорсвет” предприятиесе директоры Илдар Чанышев, Яшелчә-җимеш продукциясе импортёрлары ассоциациясе вице-президенты, шәһәр Советы депутат Артур Шәйнуров үткәннәр. Урал Килсенбаев һәр кандидатның кыскача биографиясен һәм конкурс комиссиясе нәтиҗәләре буенча җыйган рейтингларын укып ишеттерде.

“Бүген Башкортстан башкаласы өчен мөһим көн. Уфаны мин яшәр өчен уңайлы шәһәр итеп күрәм. Ике кечкенә бала әтисе буларак, аларның кайда белем алачакларын күзаллыйсым килә. Шәһәр белән идарә итүдә кулланылган алымнарны үзгәртер вакыт җитте. Шәһәргә заманча медицина таләп ителә, Уфа үзенең яшел башкала статусын расларга тиеш. Хәбиров командасы эшенең төп мәгънәсе – кешеләрне лаеклы тормыш дәрәҗәсе белән тәэмин итү”, – диде шәһәр Советы депутатлары алдындагы  чыгышында Ратмир Мәүлиев.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: