Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2022, 10:37

Юбилее белән котлады

Үзгәртеп кору һәм СССР таркалу вакытында ул үзен талантлы җитәкче буларак танытты. 

Бүген соңгы унъеллыкларда республика хөкүмәтен  җитәкләгән Марат Маргазямов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгели.

Исегезгә төшерәбез, Марат Парис улы 1986 елдан алып 1992 елга кадәр республика хөкүмәте рәисе булып эшләде.

Кичә БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров юбиляр белән очрашты һәм аңа Почет грамотасы тапшырды.

“Бу авыр чорларның берсе иде – үзгәртеп кору һәм СССР таралу вакыты. Яңа сәяси хәлләр Марат Миргазямов иңнәренә авыр йөк булып ятты, хуҗалыклар белән эш итәргә өйрәнгән совет җитәкчесенә ят булган коммуникацион эшне нульдән төзергә туры килде. Ул чактагы ситуация тамырдан үзгәрде, әгәр моңа кадәр премьер-министрга  хәлләргә бәя биреп дөрем идарә карары кабул итәргә кирәк булса, СССР таркалгач, яңа максатлар барлыкка килде. Нишләргә икәнен үзең генә аңлап калмыйча, кабул иткән карарның иң дөресе икәнлегенә җәмәгатьчелекне ышандыру бурычы да торды. МаратПарис улы бу мәсьәләне җиңеп килә иде. Ул сөйләшә һәм ышандыра белде. Икенче сүзләр белән әйткәндә,  ул икътисад белән идарә итүне ачыктан-ачык процесс итеп күрсәтә белде: мәсәлән, БАССР Министрлары Советы карамагында икътисади совет формалаштырды. Ул икътисадчыларны – теоретикларны, практикларны – предприятиеләр җитәкчеләрен, төрле җәмәгатьчелек төркемнәре вәкилләрен берләштергән иде. Алар бәхәсләшеп, төрле вариантлар эзлиләр иде, нәтиҗәдә төбәк үсеше буенча карарлар кабул ителде”, – диде Андрей Назаров.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: