Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 февраль 2022, 20:34

Башкала хакимиятен Ратмир Мәүлиев җитәкләде

Сергей Греков кая булган?

О.Яровиков
Фото:О.Яровиков

Уфа хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп  Ратмир Мәүлиев билгеләнде. Бу карарны   Уфа шәһәре советының чираттан тыш утырышында  кабул иттеләр.

Депутатлар шулай ук Сергей Грековның вәкаләтләрен срогыннан алда туктату өчен дә  тавышларын бирделәр. Хәзер Сергей Греков  республика хөкүмәте вице-премьеры дәрәҗәсендә Башкортстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле   вәкиллеген җитәкли.  

Сергей Греков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка – аның командасында эшли алу мөмкинлеге,  Уфа халкына шәһәр тормышында актив катнашканнары өчен  рәхмәтләрен җиткерде.

Пандемиягә карамастан, шәһәр үсешә, актив рәвештә торак төзелә.

“Минем алдымда Башкортстан Башлыгы куйган яңа максат – инвесторлар һәм инвестицияләр белән эшләү”, – диде Сергей Греков.

Радий Хәбиров депутатлар алдында чыгыш ясаганда бүген  Уфа өчен мөһим көн диде.  

“Уфадагы һәр вакыйга безнең өчен бик мөһим,  биредә республиканың чирек өлеш халкы яши. Уфа трендлар тудыра, һәм  ул – позитив үсештә. Без электән җыелып килгән иске проблемаларны хәл итәбез. Икенче яклап, без дистә елларга алга карарга тиеш. Уфада эре инфраструктура объектлары төзелә. “Уфаның көньяк капкалары” эре инфаструктура проекты башлана. Безнең максат – төзү генә түгел, биредә яшәүчеләр өчен уңайсызлыкларны киметү дә. Яңа команда алдында Уфаның 450 еллыгын билгеләүгә әзерләнү мәсьәләсе тора. Стратегик максатларны хәл итү өчен бу яхшы сәбәп. Быел эре юбилей объектлары төзелеше башланырга тиеш. Уфа икътисады яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, әмма үсеш потенциалы бар әле”, – диде төбәк җитәкчесе.  

Радий Хәбиров Сергей Грековка яңа эшендә уңышлар теләде һәм аны БРның Почет грамотасы белән бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Нефтекама шәһәре советы  депутатлары Нефтекама хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиевның  отставкасын кабул иттеләр. Аның кандидатурасын Уфа депутатларына Радий Хәбиров тәкъдим итте.

Республика җитәкчесе Ратмир Мәүлиевның  шәхси һәм эшлекле сыйфатларын аерым билгеләп үтте, аның эшен дә югары бәяләде: ул хакимиятне җитәкләгән вакытта Нефтекама үсеште, анда динамика күренә.

“Бу безнең уйланылган карар,  без аны бергә өйрәндек. Ул яшь җитәкче булса да, идарә итү  карарларын яхшы аңлыйдыр дип өметләнәбез.  Хакимияттә эшләүче кадрларга  сакчыл мөнәсәбәттә булу, уфалыларны хөрмәт  итү кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Ратмир Мәүлиев 1989 елда Нефтекамада туган. 2011 елда БДУның Хокук институтын тәмамлаган.  2014 елда РФ Хөкүмәте карамагындагы  Финанс университетын тәмамлаган.

Шәхси эшкуар булган, берникадәр вакыт Татарстан районнарының берсендә  хакимият башлыгы киңәшчесе булып эшләгән. 2019 елның март аенда Нефтекама хакимияте башлыгы булып сайланган иде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: