Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2022, 11:38

Уйланылмаган реформаларның очы-кырые булырмы?

Виктор Черномырдинның “Хотели как лучше – получилось как всегда” дигән сүзләре илдә 90нчы еллардан соң үткәрелгән реформаларның барысына да туры килерлек итеп әйтелгән, шикелле...

ekogradmoscow.ru
ekogradmoscow.ru

Быел гыйнварда безнең илдә икътисади реформалар башлануга 30 ел тулды. Хәер, аңа кадәр дә реформалар күп булган. Әмма монысы – соңыннан “шок терапиясе” дигән исем алган Гайдар реформасы – ул вакытта ил тормышын тулысынча үзгәртте...

1992 елның гыйнвар башында Совет заманында яшәп килгән планлы икътисад базарныкы белән алышынды. Кибет киштәләренә “Буш ботлары” һәм Голландиядә җитештерелгән сөтләр килеп кунаклады. Мондый хәлне күрмәгән кытлыктан интеккән халык баштарак кешечә яши башларбыз дип өметләнде.

Ләкин күзләр тиз ачыла: ел ахырына азык-төлеккә хак 26 тапкырга арта, ә хезмәт хаклары юк дәрәҗәсенә төшә. Ил халкының күпчелеге ярлыга әйләнә. 1991 елда ул чактагы финанслар министры Павлов башлаган акча реформасы да хәлне катлауландыра. Сәнәгать өчен авыр чор башлана. Үзәк банк ярдәм итү йөзеннән акча басу станогын кабыза һәм предприятиеләргә кредитлар тарата. Ел эчендә инфляция 2600 процентка сикерә.

1996 елга җитештерү күләмнәре 45 процентка төшә. Русия сәнәгать ягыннан үсешкән ил исемен югалта башлый, галимнәр һәм акыллы белгечләр чит илләргә китү ягын карый.

“90нчы елларда, сугыш вакытындагы кебек, берәү дә завод-фабрикаларга бомба ташламады. Ләкин аларның күбесе бүген дә җимерек хәлдә тора, – ди икътисад фәннәре докторы, Дәүләт Думасы депутаты Михаил Делягин. – Кайсыбер экспертлар исәпләвенчә, реформалар башлангач, илнең төп фондлары 70 процентка кадәр кыскарды. Бу Бөек Ватан сугышы еллары белән чагыштырганда (ул чакта фондлар 33,5 процентка кыскара) ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Димәк, реформаторлар безнең икътисадка, тарихтагы иң куркыныч тышкы дошман китергән зыян белән чагыштырганда, ныграк зыян салган булып чыга. Шунысы да бар: сугыш 4 елга якын барган, ә либерал реформалар 30 елга сузылды. Шулай булгач, аларның җимерү вакыты да күбрәк. Моннан тыш, демография нәтиҗәләре дә сугышныкына караганда начаррак”.

Әйе, бу реформалар демографиягә дә кире йогынты ясый. Алда билгесезлек, эшсезлек, акча юклык – мондый шартларда яшьләр бала табарга ашыкмый, күбесе бер бала белән чикләнә. Ул заманнарда ил халкы елына уртача 2,2 миллион кешегә кими бара, дип исәпләгән статистлар.

Шуңа да Гайдар реформасын тәнкыйтьләүчеләр күп. Шулай да экспертлар аның төп уңышы – илдә ачлык булмады, дип билгелиләр.

2000нче елларда инде, нефть һәм газга хак арту сәбәпле, икътисад аякка баса башлый. Кешеләр машиналар һәм башка кыйммәтле әйберләр сатып ала, Мисыр һәм Төркиягә ялга йөрүчеләр күбәя. Ләкин Совет заманында гөрләп торган колхозлар, завод-фабрикалар гына җиргә баткан килеш кала килә.

Виктор Черномырдинның “Хотели как лучше – получилось как всегда” дигән сүзләре илдә 90нчы еллардан соң үткәрелгән реформаларның барысына да туры килерлек итеп әйтелгәндер кебек. Чөнки үзгәртеп кору җилләре инде тынды дигәндә генә мәгарифне, сәламәтлек саклау тармакларын оптимизацияли башладылар, аннан соң пенсия яшен күтәрергә булдылар. Әмма нәтиҗәләре генә сөенерлек түгел: балаларның белем сыйфаты елдан-ел аксый, үлем күрсәткече арта, күпләрнең пенсия акчалары очны очка ялгарга да җитми...

 “Хәтта Сталин әсирлеккә төшкән гитлерчыларны да лагерьларда яшәү минимумы белән тәэмин итә алган, ә бүген дәүләт үзенең гражданнарын тәэмин итә алмый. Бик күп пенсионерлар хезмәт пенсиясенә түгел, ә социаль пенсиягә яшәргә мәҗбүр – ә ул яшәү минимумыннан түбән. Эшләүчеләргә дә, төрле сәбәпләр табып, минималь хезмәт хакыннан азрак түлиләр”, – ди Делягин.

Ул уйланылмаган реформаларның нәтиҗәләрен бетерү өчен тәү чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларын яхшыртырга кирәк дип исәпли. Югыйсә, яхшы ният белән башланган реформалар да ахырына кадәр җиткерелми...

Ә сез нинди фикердә?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: