Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2021, 09:20

Башкортстан прокуроры кем булыр?

Президент кемне тәгаенләр?

ufa.mk.ru
ufa.mk.ru

Владимир өлкәсе прокуратурасы башлыгы Игорь Пантюшин Башкортстан прокуроры булырга ихтимал. Бу хакта үзәк матбугат басмалары хәбәр итә.

Һәрхәлдә, кичә, 30 ноябрьдә, Федерация Советында шул хакта сөйләшү булган. Анда комитетлар ил төбәкләре прокуратураларына Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән кандидатлар буенча консультацияләр үткәргән.

Исегезгә төшерәбез, төбәк прокурорларын, Федерация Советы белән киңәшләшеп, Русия президенты тәгаенли, шулай ук ул вазифадан бушату хокукына да ия.

Игорь Пантюшинга килгәндә, ул 2003-2013 елларда Липецк өлкәсе прокуратурасын җитәкләгән. Шуннан алып бүгенгә кадәр Владимир өлкәсендә шул ук вазифада эшләгән.

Хәзер исә Башкортстанга күчерелүе ихтимал. Ә 2019 елдан республика прокуратурасын җитәкләгән Владимир Ведерников октябрь аенда вазифасыннан китте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: