Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 ноябрь 2021, 11:53

Хөкүмәттә атна саен оперативка булмый

Ни өчен?

https://www.ufa.kp.ru
https://www.ufa.kp.ru

Гадәттә, дүшәмбе саен республика хөкүмәтендә оператив киңәшмә үтә иде. Әмма бүген, 29 ноябрьдә, министрлар кабинетында мондый киңәшмә үтмәячәге билгеле булды.

Ни өчен? Эш шунда: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген хөкүмәтнең күчмә утырышы булачак һәм ул Белокатай районында үтәргә тиеш. Анда нинди мәсьәләләр күтәрелүе, нинди карарлар кабул ителүе хакында хәбәрләр хөкүмәтнең рәсми сайтына урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, үткән атнада оператив киңәшмәне премьер-министр Андрей Назаров алып барды. Чөнки республика җитәкчесе Радий Хәбиров отпускка китте.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: