Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ВК социаль челтәрендәге битендә шундый пост урнаштырды:
- Әйе, бу, чыннан да, шулай. Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин "Бердәм Русия" Үзәк аппараты башкарма комитетына китә. Безнең команданың бер әгъзасының шундый югары дәрәҗәдә җаваплы эш башкаруы бик күңелле. Республикада катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә алынган тәҗрибә уңышка ирешүдә ярдәм итәр дип ышанам. Александр Геннадьевич, хәерле юлга. Хезмәтегез өчен рәхмәт.