Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 ноябрь 2021, 11:30

Иҗтимагый палатада – яңа җитәкче

Моңа кадәр бу постны Ростислав Мурзагулов биләде.

Иҗтимагый палатада – яңа  җитәкче
Иҗтимагый палатада – яңа җитәкче

Башкортстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе итеп тележурналист Азамат Янбердин билгеләнде.

     Мондый карар 10 ноябрьдә үткән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Моңа кадәр бу постны Ростислав Мурзагулов биләде.

     Азамат Янбердин 1971 елда Ишембайда туган. Башкорт дәүләт университетын, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен тәмамлаган. Телевидениедә мөхәррир булып эшләгән. 1999 елда фикердәшләр төркеме белән “Вся Уфа” телеканалын оештыра һәм ун ел дәвамында телеканал директоры урынбасары булып тора. Арытабан “Башкортстан” теле-радиокомпаниясе директорының  телевидение буенча урынбасары һәм бизнес-структураларда эшли.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: