Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 октябрь 2021, 15:09

Яңа вазифада

Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай утырышында парламент рәисе урынбасары вазифасына сайлаулар үтте.

Яңа вазифада
Яңа вазифада

Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай утырышында парламент рәисе урынбасары вазифасына сайлаулар үтте. Күпчелек тавыш белән әлеге вазифага Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты әгъзасы Тамара Тансыккужина сайланды. 

Аның кандидатурасы “Бердәм Русия” партиясе фракциясе тарафыннан хупланды. Вице-спикер постына шулай ук Лия Хафизова (КПРФ) һәм Дмитрий Иванов (ЛДПР) дәгъва иткән иде. 
”Тамара Тансыккужина республика парламентына сентябь сайлаулары нәтиҗәсе буенча үтте һәм шунда ук актив эшкә кереште, – ди Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев. —Республика халкы Тамара Михайловнаны зур спорт казанышлары аша, шулай ук Башкортостан Республикасы иҗтимагый палатасының өч составында кызыклы социаль проектларда актив эш башкаруы аша белә. Тамара Тансыккужина үзенең шәхси сыйфатларына, атап әйткәндә, дисциплиналы булу, үҗәтлек, стрессларга каршы торучанлыгы ярдәмендә шактый уңышларга иреште. Әлеге сыйфатлары аңа яңа вазифасында да ярдәм итәр”.
Моңа кадәр әлеге вазифаны биләүче Эльвира Аиткулова Дәүләт думасына депутат  итеп сайланды һәм әлеге вакытта федераль парламентның аскы палатасында республика мәнфәгатьләрен тәкъдим итә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: