Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 октябрь 2021, 15:03

Башкортстаннан 159 студент ярымфиналга чыкты

Якташларыбыз өчен сөенәбез!

rsv.ru
Фото:rsv.ru

7 октябрьдә Идел буе федераль округында “Русия – мөмкинлекләр иле”  президент платформасы нигезендә “Твой ход” Бөтенрусия студентлар конкурсының ярымфиналы башлана.

Ул Казанда башлана һәм округның барлык төбәкләреннән 1600 студентны җыячак. Алар исәбендә  Башкортстаннан  да 159 вәкил бар.

“Твой ход” Бөтенрусия студентлар конкурсын Идел буе федераль округында Татарстан кабул итәчәк. Ул 2021 елның 7-14 октябрендә  Идел буе  физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты нигезендә узачак. Коронавирус таралу белән көрәш максатында конкурсантлар зур булмаган коллективларда эшләячәк.

“Твой ход” конкурсы – Русиянең һәр студенты өчен  үзен танытыр, иң яхшы сәләтләрен ачып салыр өчен уникаль мөмкинлек. Конкурста студентлар яңа талантларын ачып салу белән беррәттән  тәҗрибә дә туплый алачак.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: