

Бүген Нур-Султанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Премьер-министры Аскар Маминның эшлекле очрашуы булды. Яклар Русия-Казахстан хезмәттәшлеген үстерү һәм мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.
Аскар Мамин Казахстан белән Башкортстанның сәүдә-икътисадый, инвестицион, транспорт-логистика, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать кооперациясе һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия булуын билгеләп үтте. Әйтик, 2021 елның гыйнвар-июль айларында ике республика арасында арасында товар әйләнешенең күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20,2 процентка арткан һәм 200 млн. доллар тәшкил иткән.
Очрашу барышында Уфа һәм Нур-Султан арасында турыдан-туры һава юллары ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.