Илнең Дәүләт Думасына бар губернаторлар да төбәк башлыклары дип аталырга тиеш дигән закон проекты кертелгән.
“Шулай итеп, ил төбәкләре өчен югары вазифаның уртак исеме булдырылачак. Ул – “Русия Федерациясе субъекты башлыгы”. Ә югары башкаручы орган “Русия Федерациясе субъекты хөкүмәте” дип аталачак”, – ди сенатор Андрей Клишас.
Әлеге закон проектын Дәүләт Думасына Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников тәкъдим иткән.
Төбәк башлыгының вәкаләтләре 5 елга билгеләнә. Закон проектына ярашлы, президент ышанычын югалтуга бәйле төбәк башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигезләр дә киңәя. Эштән бушатылган түрә биш ел буена җитәкче вазифасына дагъвә итә алмый.