Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Казахстанга эш сәфәре белән китте.
Визит кысаларында Радий Хәбиров Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашачак. Ул шулай ук Казахстанның Премьер-министры Аскар Мамин, ил Парламенты рәисе Маулен Ашимбаев, шулай ук Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Гали Искалиев белән очрашачак.
28 сентябрьдә республикабызның инвестицион һәм икътисади мөмкинлекләрен презентацияләү, ә 29 сентябрьдә Башкортстанның Конгресс-бюро вәкиллеген ачу көтелә. Соңрак Башкортстан Башлыгы Казахстанда яшәүче һәм эшләүче Башкортстан вәкилләре белән очрашыр дип көтелә.
Мәгълүмат: Республикадагы товар әйләнешенең гомум күләме буенча Казахстан өченче урынны били (7,3 процент). 2020 елда Башкортстанның Казахстан белән тышкы сәүдә әйләнеше 296,9 миллион сум тәшкил итте.
Фото: Башинформ.