Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 сентябрь 2021, 15:31

Күчмә утырыш Межгорьеда үтте

   Радий Хәбиров БР Хөкүмәте президиумының күчмә утырышын Межгорье шәһәрендә  үткәрде. Анда социаль-икътисади үсеш мәсъәләләре тикшерелде.

Күчмә утырыш Межгорьеда үтте
Күчмә утырыш Межгорьеда үтте

Радий Хәбиров БР Хөкүмәте президиумының күчмә утырышын Межгорье шәһәрендә  үткәрде. Анда социаль-икътисади үсеш мәсъәләләре тикшерелде.

   -Межгорье – аерым статуска ия  булган ябык административ- территориаль берәмлек, ләкин монда да шундый ук кешеләр яши. Аларны да республиканың барлык кешеләрен борчыган мәсьәләләр борчый, без аларны хәл итәргә тиеш,- диде Башлык.- Һәр министрлык, үз компетенцияләре чикләрендә  муниципалитетны модернизацияләү юнәлешләрен эшләргә һәм шәһәр халкына эшләү һәм ял итү өчен уңайлы мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Безнең эшнең нәтиҗәсе булып, мөмкинлекләребез кысаларында, Межгорьены үстерү буенча юл картасы торырга тиеш.

   Башкортстан Башлыгы шәһәрне төзекләндерү һәм “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проектын тормышка ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бүлде.

   Шәһәрнең сәламәтлек саклау системасында федераль учреждениеләр эшли. Ләкин республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы, шәһәр халкын медицина ярдәме белән тәэмин итүгә үз өлешен кертә. Шул ук вакытта биредә уңайлы эш сәгате булган бер даруханә дә юк икән. БР Башлыгы бу мәсьәләне бер ай эчендә хәл итәргә күрсәтмә бирде.

   -Ике бүленгән районга бер уңайлы даруханә дә булмау – бик начар, - диде Хәбиров.

   Республика Башлыгы Хөкүмәткә 10 октябрьгә кадәр вакыт эчендә Межгорье шәһәрен үстерү буенча социаль-икътисади программа әзерләргә кушты.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: