Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 сентябрь 2021, 12:35

Яңа лидер килде

“Гадел Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлегендә үзгәрешләр бар.

Яңа лидер килде
Яңа лидер килде

“Гадел Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлегендә лидер алышынды. Рәис вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Александр Бондаренко билгеләнде. Утырышта аның кандидатурасы өчен катнашучылар бертавыштан тавыш биргәннәр. “Безнең партияне коткарырга кирәк. Ул инде бернинди эш тә үткәрми, һәм үткәрергә теләмиләр, нәрсәнедер төзәтү өчен конференция чакыртырга туры килде”, - диде “Гадел Русия” партиясенең Туймазы районы бүлекчәсе рәисе Зөфәр Лотфуллин. Утырышта катнашучылар сүзләренә караганда, күп нәрсәне үзгәртергә кирәк булачак. Беренче чиратта, партиянең рейтингын күтәрү турында сүз бара. “Хәзер бик күп сораулар туа. Халык сез кайда булдыгыз, дип сорый. Чөнки 17 сентябрьдә алар сайлауларга барачак, ә безнең партия асылда анда катнашмый”, - ди “Гадел Русия” партиясенең Калтасы районы бүлекчәсе рәисе Богдан Божик. Мондый катлаулы хәлне делегатлар партиянең Башкортстандагы төбәк бүлеге рәисе итеп Дәүләт думасы депутаты Гаджимурат Омаровны сайлау белән бәйли. Алар раславынча, ул сайланган конференциядә республикадан партия әгъзалары катнашмаган. Димәк, ул легитим түгел, ә аның кабул иткән барлык карарлары хокуклы түгел дип танылырга тиеш. "Гадел Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Бондаренко болай ди: “Августта ниндидер җыелыш булган, ниндидер кешеләр Омаров әфәндегә партиянең төбәк бүлегенә җитәкчелек итәргә мөмкинлек биргән. Әмма бүген әлеге җыелыш легитим түгел дип танылды һәм аның барлык карарлары гамәлдән чыгарылды дигән карар кабул ителде”.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: