Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2021, 19:55

Башкортстан буенча нинди фараз?

Алдагы атнада безне 3 көнлек сайлаулар көтә.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча гадәттәгечә югары явка (70%) һәм “файдалы” тавыш бирү көтелә.

Дәүләт Думасына сайлауларда республика сайлаучыларының югары активлыгы көтелә, һәр икенче (51%) башкортстанлы 17, 18 яисә 19 сентябрьдә  үзенең сайлау участогына барырга карар иткән.

21% сайлаучылар исә әлегә бу көннәрдәге планнары хакында хәбәр итмәгән, әмма аларның карарына 3 көнлек сайлаулардагы сәүдә-ярминкә акцияләре тәэсир итәр, мөгаен. Җомга көнне кайсыбер эре оешмалар тавыш биргәннәргә кыскартылган эш көне дә тәкдим итүчән. Боларның барысы да тавыш бирү көннәрендә гомум явка 70 проценттан артык тәшкил итәргә мөмкин дигәнне аңлата.

Сайлаучыларның тавышлары традиция буларак “Бердәм Русия” партиясеннән сайланучы депутатлар файдасына бүленәчәк. Халык һәм илебез кичергән кыенлыкларга карамастан, социологлар фаразлары буенча респондентларның  яртысы Хәбиров командасын хуплаячак һәм “Бердәм Русия” өчен тавыш бирәчәк. Нәкъ шушы партия пандемиянең “беренче дулкыны” вакытында (2020 елда) йөзәрләгән мең мохтаҗларга ярдәмгә килде.

“Явка югары булачак, бу, әлбәттә, гел генә власть партиясенә ишарәләми, әмма гомумән алганда “Бердәм Русия”нең социологиясе начар түгел”, – дигән иде Хәбиров 8 сентябрьдә узган туры линиядә.

“Хәбиров командасы”ннан кандидатларга төбәк җитәкчесе белән очрашуда республикага  һәм сайлаучыларына мөмкин  кадәр күп  файда китерү мәсьәләсе куелды.

Радий Хәбиров Думада Павел Качкаев, Эльвира Аеткулова, Рафаэль Мәрданшин, Динар Гыйльметдинов, Зариф Байгускаров һәм Рифат Шәйхетдиновларның уңышлы эшләүләренә ачыктан-ачык йөз тотуын күрсәтте.

Гуманитар тикшеренү үзәгенең  быел августта үткәрелгән сораштырулары сәяси аренада “Бердәм Русия”нең  (рейтингы 50%тан артыграк)  алда булуын күрсәтә. Арытаба  “КПРФ” (14%) һәм “ЛДПР” (7,7%) килә. Үзәк директоры Марат Мәрданов сүзләре буенча, бу саннар күпьеллык күрсәткечләрдән әллә ни аерылмый, бу исә электоратның тавыш бирүдәге тотрыклылыгы турында сөйли.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: