Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2021, 00:37

“Хезмәт хакына туры килмәгән сорау..."

Радий Хәбиров нәрсәгә карата шулай җавап биргән?

birskpress.ru
Фото:birskpress.ru

Радий Хәбиров үзенә кадәр төбәк җитәкчеләре булып эшләгән һәм булачак варисы турында да үз сүзен әйтте. Туры линиядә аңа бу сорауны ”Эксперт-Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Станислав Шахов бирде. Журналист Радий Хәбировның республика Башлыгы булып сайлануына нәкъ 8 сентябрьдә төгәл ике ел тулуын искә төшерде.

“Мортаза Гобәйдулла улы белән без еш булмаса да, аралашабыз. Аның сәламәтлеге белән проблемалары булган иде, бу беркем өен дә сер түгел. Ходай Тәгалә аңа сәламәтлек бирсен, мин аңа ярдәм итәргә тырышырмын. Мортаза Гобәйдулла улы үзе шалтыратканда: “Держишься?” – дип сорый. “Держусь“, – дим.  “Ну, держись”, — ди. Безнең мөнәсәбәтләр тарихы озын, катлаулы вакытлар да булды. Ул республика үсеше өчен күп көч салды, – диде Радий Хәбиров. – Рөстәм Зәки улы белән сирәк булса да аралашабыз. Кызганычка каршы, вакыт үткән саен мөнәсәбәтләр чылбыры өзелә. Мин бермәлне Рөстәм Зәки улы башлаган эшләр хакында сөйләгән идем, аларның кайсыберләре буенча без әле дә киләбез. Ул республика өчен бик күп эшләр эшләде, аңа хөрмәтем бик-бик зур. Күптән түгел аның туган көне булды. Мин аны котладым”.

Вариска кагылышлы сорауга килгәндә,  Радий Хәбиров бу хакта уйламавын әйтте.

“Хәзер аңлатам... Шундый шаяру бар – “Хезмәт хакына туры килмәгән сорау бирәсез”. Моны кешеләр һәм ил президенты хәл итәчәк (вәкаләтләрне алдан салган хәлдә. – авт.) Бу минем сорау түгел, шуңа бу хакта уйламыйм, – диде республика Башлыгы. – Гомумән мин шаярырга яратам. Әле дә менә башымда шаяру туды. Тиз генә берничә фамилия әйтим әле дип уйладым, тик кешеләрнең тыныч тормышларын бозмыйм дидем инде. Җавабым мондый: әле республикада булачак яхшы җитәкчеләр үсеп килә, алар читкә таралмаячак. Билгеләү белән проблема булмаячак”.

Радий Фәрит ул фикеренчә, аның варисы хатын-кыз да булырга мөмкин. Ул республика районнарының ике башлыгы үткер хатын-кызлар булуын искә төшерде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: