Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 август 2021, 11:57

Депутатлыкка кандидатлар арасында кайсысы иң бае?

Мәгълүматлар билгеле. 

volga-kaspiy.ru
Фото:volga-kaspiy.ru

Дәүләт думасына сайлауларда кандидатлар арасында   иң югары керемлесен атаганнар. “Яңа кешеләр” партиясе лидеры һәм Faberlic компаниясенә нигез салучы Алексей Нечаевның еллык кереме 4,4 миллиард сум тәшкил иткән. Бу Үзәк сайлау комитеты сайтында бастырылган кандидатлар кереме хакындагы  мәгълүматка ярашлы билгеле булды.

Дәүләт думасына  партияләрдән баручы һәм керемнәре игълан ителгән кандидатлар арасында Нечаев иң  бае дип табылган.

Нечаевтан тыш, 13 партиядән кандидатлар үзләренең керемнәре һәм милке турында мәгълүматларны ачып салган. Партия лидерының банк исәпләрендә 1 миллиардтан артык акчасы бар. Әмма декларациядә бер милке дә күрсәтелмәгән.

Моңарчы 10 августта эшкуар Роман Путин (Русия Президенты Владимир Путинның икетуганыннан  туганы) Дәүләт думасына сайлауларда катнашудан баш тарткан. Роман Путин үзе аңлатуынча, ул Мәскәүдә “иң хөрмәтле кеше” белән очрашудан соң сентябрьдә узачак сайлаулардан төшеп калырга карар кылган. Әмма “иң хөрмәтле кеше”нең кем булуын ул ачыклап әйтмәгән.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: